«Вектор» үзәге: «ЭпиВакКорона-Н» аллергия чыгармый һәм кеше өчен куркынычсыз
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Covid-19 вирусына каршы «ЭпиВакКорона-Н» вакцинасына уздырылган сынаулар препаратның куркынычсызлыгын раслады.
Сыналучыларның аңа бернинди аллергия реакцияләре юк, дип белдерде препаратны эшләүче — Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәге.
Вакцина сынауларында 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр үз ирекләре белән катнашкан. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, препарат югары куркынычсызлык профилен тәэмин итә.
«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, „ЭпиВакКорона-Н“ вакцинасы аллергия реакцияләре тудырмый һәм тышкы сулыш функциясенең үзгәрүенә китерми. Бу тын юллары-үпкә системасы авыруларыннан еш интегүче өлкән яшьтәге кешеләрдә вакцина кулланганда аеруча мөһим», — дип сөйләделәр ТАСС үзәгендә.
Үткәрелгән эш прививканың ике дозасын да ясатучыларның 81 процентында, ә өч прививка ясатучыларның 91 процентында ярты елдан соң коронавируска каршы антитәнчекләрнең саклануын күрсәткән.
Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгы үз ирекләре белән катнашырга теләк белдергән 60 яшьтән олырак кешеләрдә «ЭпиВакКорона-Н» вакцинасына клиник сынау уздыруны хуплады. Препарат белән вакцинацияләү ике этапта гына түгел, өч этапта да үткәрелергә мөмкин, дип хәбәр ителде.