Олимпиаданың җиденче көненнән соң Россия җыелма командасы сигезенче урында
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы Пекинда узучы Олимпиаданың җиденче көненнән соң гомуми зачетта сигезенче урынга күтәрелде. Җомга көнне аерым старт белән классик стильдә 15 километрга йөгерү нәтиҗәләре буенча чаңгычы Александр Большунов Россиянең җыелма командасына тагын бер көмеш медаль өстәде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Россиялеләр активында барлыгы 12 медаль (ике алтын, дүрт көмеш, алты бронза). Медаль зачетында Германия җыелма командасы алда бара (алты алтын һәм дүрт көмеш медаль). Икенче урында — Норвегия (6-3-5), өченче урында — Голландия (5-4-1). Медальләрнең гомуми саны буенча лидерлыкны норвегиялеләр һәм австриялеләр бүлешә, икесендә дә 14 медаль, россиялеләр — өченче урында.