Татарстан табиблары «Россиянең чаңгы юллары» ярышында катнашты
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан хастаханәләрендә эшләүче табиблар «Россиянең чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышында катнашты. Кырыгынчы тапкыр оештырылган ярышлар Казанда дүрт мәйданчыкта узд, дип хәбәр итте оештыручылар. Республика клиник хастаханәсе, Республика наркология диспансеры, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре Горки-Әмәт урман-паркында оештырылган ярышта катнашты. Чарада катнашучылар арасында олылар да, яшь спортчылар да бар иде. Пандемия чорында сәламәтлек саклау өлкәсендә эш гаять күп булуга да карамастан, табиблар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша, диелә хәбәрдә.