Мәскәү ислам институтына дәүләт аккредитациясе бирелде
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү ислам институты «Теология» белем бирү юнәлешенә әзерлекнең берьюлы ике дәрәҗәсе буенча аккредитация экспертизасын узды һәм нәтиҗәдә ул дәүләт үрнәгендәге диплом бирү мөмкинлегенә ия булачак.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бакалавриат һәм магистратура югары белем бирү дәрәҗәләре төп программаларына карата үткәрелгән аккредитация экспертизасы нәтиҗәләре Мәскәү ислам университетында укучыларның әзерлек сыйфаты Федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап бирүен күрсәткән.
Әлеге экспертиза нигезендә Шәхси учреждение — Мәскәү ислам институты югары белем бирү оешмасының укыту эшчәнлеге дәүләт аккредитациясе турында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының (Рособрнадзор) боерыгы дөнья күрәчәк, шуннан соң югары уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнарны яңадан бирә башлаячак.
Шунысын да искәртик: 2021 елда югары уку йорты «Теология» белем бирү юнәлеше нигезендә магистратурага әзерлек дәрәҗәсе буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга лицензия алды, шуңа бәйле рәвештә беренче тапкыр магистратурага студентлар тупланды.