Саратовта милли көрәш буенча өлкә беренчелеге узды
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Саратов өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Alga» спорт комплексында булды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда милли көрәш буенча өлкә беренчелеге узды. Данис Шакиров ярышта җиңүчегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «Татарский мир» һәм «Татарская национальная кухня» дигән китаплар тапшырды. «Alga» спорт комплексы 2016 елда ачылган. Биредә төрле командалар күнегүләр үткәрә, бокс, кикбоксинг, билбау көрәше, грек-рим һәм ирекле көрәш (һ.б.) секцияләре эшли. 300 квадрат метрлы бер катлы бинада спорт залы, административ һәм көнкүреш бүлмәләре урнашкан, диелә хәбәрдә.