Казан студенты Үзбәкстан абитуриентларына Татарстанда белем алу турында сөйләде
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә «Alfakom» Укыту үзәге территориясендә Үзбәкстан абитуриентлары белән очрашу булды. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бирегә А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика институтының III курс студенты Шухрат Янчинов килде. Ул Россия университетына укырга керүдә үз тәҗрибәсе хакында сөйләде, Казанда яшәү һәм белем алуга бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.