Татарстанда бер атна эчендә йомыркага һәм тавык итенә бәя төшкән
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстанстатта 28 гыйнвардан 4 февральгә кадәрге чорга булган мәгълүматларга анализ ясап, нинди продуктлар кыйммәтләнүен һәм арзанаюын ачыкладылар.
Әйтик, 1 килограмм тавык итенең уртача бәясе – 1 процентка, бер дистә йомырка 0,8 процентка арзанайган. Шул ук вакытта, колбаса эшләнмәләренең уртача бәясе үзгәрешсез калган, ә балалар өчен эшләнгән ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш консерваларының хакы 0,8 процентка кимегән. Ярмалар буенча уңай динамика күзәтелә – бер атна эчендә алар 0,1 процентка арзанайган. Шулай ук тоз бәясе дә (0,7 процент) кимегән.
Әлеге чорда сыер, сарык һәм дуңгыз ите уртача – 0,4, сөт продукциясе – 0,4, яшелчә һәм җиләк-җимеш бәясе 0,6 процентка кыйммәтләнгән.
Макарон эшләнмәләре һәм вермишель бәясе – 1,1, чәй, татлы продукция һәм шикәр комы – 1, туңдырылган балык – 0,4, ипи һәм он бәясе 0,1 процентка арткан.