Юныс Әхмәтҗанов исемендәге кулинарлар бәйгесендә яшь буенча чикләүләр булмый
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Апрель аенда Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь кулинарлар турниры узачак. Быелгы төп үзенчәлек — яшь буенча чикләүләрнең булмавы, ә бердәнбер таләп — эш стажының өч елдан да артып китмәве.
Шул ук вакытта, турнирда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып катнашырга мөмкин. ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең идарә рәисе Михаил Шәрипов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Гадәттә, мондый бәйгеләрдә 30 яшькә җитмәгән конкурсантлар гына катнаша ала дигән чикләүләр була. Әмма кайбер кешеләрнең 30 яшьтән соң да аш пешерү өлкәсендә үз урынын табуын күрәбез. Шуңа күрә эш стажы өч елга тулмаган кешене яшь кулинар дип санарга карар кылдык», — дип хәбәр итте ул.
Хәзерге вакытта турнир өчен электрон мәйданчык әзерлиләр, мартта гаризалар кабул итү башланачак, ә ярышлар апрельгә билгеләнгән.
Шул ук вакытта, турнир онлайн-форматта үткәрелгәнлектән, анда планетаның теләсә кайсы ноктасыннан торып катнашырга мөмкин. Моның өчен ризыкның тасвирламасын һәм фотосын җибәрергә кирәк, гариза финалга үткән очракта, ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе кулинарның юл чыгымнарын үз өстенә алачак.
Турнирның соңгы этабы Казанда уза.