Бөгелмә укучыларына ЗАГСта гаилә һәм никах турында сөйләделәр
(Бөгелмә, 12 февраль, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 3нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен бүлек җитәкчесе Элла Демченко Ачык ишекләр көне үткәрде. Визитның төп темасы Гаилә һәм никах булды. Укучылар гражданлык хәле актларының төп төрләре турында, аларны ни өчен теркәргә кирәклеген белде, бүлек архивы, метрик китаплар белән танышты, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмә районында туган балалар һәм никахлар статистикасын карады. Өлкән сыйныф укучыларында никахны теркәү, югалган документларны торгызу, исемнәрнең үзгәреше мәсьәләләре аерым кызыксыну уятты.