Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

«Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабы дөнья күрде

0
«Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабы дөнья күрде

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Оренбург казак гаскәренең татар казагы Ибраһим Мәхмүтов XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башында алып барган көндәлек китап буларак дөнья күрде. Чыганакны гарәп имлясыннан рус һәм татар телләренә тәрҗемә иткән, китап буларак әзерләгән авторлар басманы Мәрҗани исемендәге Тарих институтында җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. «Татар казагы Ибраһим Мәхмүтов көндәлеге» китабын төзүчеләр — Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни Рөстәм Әминов һәм Айдар Гайнетдинов.

«1847 елның 13 августында дөньяга килгән көндәлек авторы Ибраһим Мәхмүтов киләсе буыннарга хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Варна бистәсенә кагылышлы уникаль тарихи чыганак язып калдырган. Көндәлекнең төп нөхсәсе 1929нчы елда туган Салия Холматова (тумышы белән Мәхмүтова) гаиләсендә саклана», — диде тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов. Ул әлеге чыганакны Урал арты төбәкләрендә фәнни экспедициядә булганда тапкан. Көндәлектә авторның җирле халык белән товар алыш-биреш операцияләре, халык медицинасы рецептлары, бәетләр, догалар, чәчүгә һәм уразага кергән көннәр, Сабантуй бәйрәме һава торышы кебек мәгълүмат тупланган. Мәсәлән, Сабантуйлар, гадәттә, апрель уртасында — чәчү башлангач уздырылганы, ә чәчү уртача 41-43 көнгә сузылганы күренә. Биредә төрле елларда үлүчеләр исемлеге дә бирелгән. «Көндәлек 62 биттән тора. Һәр биттә 4-15 юл. Текст гарәп имлясында язылган. Иң беренче язма 1878 елның апрелендә, ә соңгылары — 1909 елда теркәлгән. Көндәлек хронологик тәртиптә түгел, темаларга бүленеп барган. Үлем-китемнәр, кешеләргә әҗәткә биргән әйберләр аерым урыннарда теркәлгән», — диде Рөстәм Әминов. Төрле догалар, уразага кергән көннәр, Корбан гаете турындагы мәгълүмат Ибраһим Мәхмүтовның диндә булуын күрсәтә. Варна бистәсендә өч мәчет булуы да көндәлеккә теркәлеп куелган. «Чыганакта тупланган мәгълүматлар ярдәмендә укучы Варна мисалында иген начар уңган, ачлык елларын чамалый ала. Ачлык бер җирдә булса, кагыйдә буларак, якын-тирә бөтен җирдә дә була. 1879нчы ачлык елында бер пот бодай оны 1 сум 30 тиен торган дип язылган, ә 1891нче ачлык елына он бәясе 2 сум 50 тиенгә кадәр менгән», — диде Рөстәм Әминов. Әлеге кулъязма татар казакларының көндәлек тормышын аңларга, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күзәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук ил чиге сагында торган казаклар арасында татарлар да хезмәт иткәнен, аларның казак станицасында аерым авыл булып яшәгәнен күреп була.

Кулъязманы кириллицага күчергән галим, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов Ибраһим Мәхмүтовның теле гади, җөмләләре кыска булуын әйтте. Ул чорның башка кулъязмаларыннан аермалы буларак, автор җөмлә азакларын бизәкләр белән билгеләп барган. Көндәлекнең фотокүчермәсендә алар күренә.





Губернаторы России
Москва

Собянин назвал самые популярные у москвичей услуги и сервисы mos.ru





Москва

В театре «Модерн» состоялась премьера моноспектакля «Исповедь счастливой женщины. Эдит Пиаф»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Кристина Орбакайте

Выжидала момент: Орбакайте решила лишить Никиту Преснякова части наследства




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В столице на фестивале «Московская весна» на Коптевском бульваре проходят спортивные конкурсы

Калужане выиграли 8 медалей на всероссийских соревнованиях по пауэрлифтингу

"Спартак" и "Краснодар" объявили стартовые составы на матч чемпионата России


WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» и все правительства могут отменить либо собрать все налоги!



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России