Казанның Юдино бистәсендә узган «Россиянең чаңгы юллары - 2022» җиңүчеләре билгеле
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанда «Россиянең чаңгы юллары - 2022» Бөтенроссия ярышлары узды, анда казанлылар да, республиканың башка шәһәрләреннән килгән спорт сөючеләр дә катнашты.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе ярышларның төп объектында – Казанның Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында булды. Татарстанлылар ике, өч, биш һәм ун километрлы дистанцияләрне узды.
Ярышлар дүрт мәйданчыкта (Горки-Әмәт урман-паркы, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугае, Нагорный бистәсе һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы) оештырылды.
Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, төгәлрәге ВИП-персоналарның ике километрга узышуы ярышларның төп үзенчәлеге булды. Финишта аларны күпсанлы җанатарлар, телекамералар, хезмәттәшләре, һәм әлбәттә инде, журналистлар каршы алды.
ВИП-персоналар ярышында ТР Министрлар Кабинетының эшләр идарәчесе, ТР Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростылев беренче булып килде. Ул бер ел элек тә җиңүче булган иде.
ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин – икенче, Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аларның әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов өченче урынны яулады.
Хатын-кызлар арасында инде икенче ел рәттән ТР Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлназ Габдрахманова беренчелекне бирмәде.
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гүзәл Шакирова – икенче, ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова өченче булып килде.