Спорт арбитраж судында Вәлиеваның допинг-тестына бәйле утырыш иртәгә була
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Спорт арбитраж суды (CAS) Россиянең фигуралы шуучысы Камилә Вәлиеваның уңай допинг-тесты турындагы эш буенча яңа белдерү белән чыкты. Бу хакта Спорт арбитраж судының матбугат хезмәте хәбәр итә. Оешмада әйтүләренчә, әлеге эш буенча утырыш видеоконференция форматында 13 февральдә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә узачак. Шунысын да искәртик: элегрәк бу мәгълүматны РФ спорт министры Олег Матыцин да раслаган иде. Соңрак РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков та Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде, РФ спорт министры Олег Матыцин исә CAS Вәлиева турындагы эшне 13 февральдә караячак дип белдерде.