Песков: Путин Мюнхендагы чыгышында билгеләгән проблемалар артты
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның Мюнхен чыгышында билгеләнгән проблемаларның 2022 елда азрак булуын теләсәләр дә, алар бары артты гына. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Мюнхенда ясаган чыгышында Путин билгеләгән проблемаларның 2022 елда кимүен бик теләр идек <…> Әмма алар кимемәде, алар артты гына. Ни өчен НАТО безнең чикләргә якынлаша? Һәм Европа континенты куркынычсызрак була барамы?» — дип белдерде Кремль вәкиле. Ул Владимир Путинның америкалыларның Румыния һәм Болгариядә ракета комплексларын урнаштыруы турында шул вакытта ук әйтүен искә төшерде һәм Россия лидерының чыгышы актуальлеген югалтмавын искәртте. «Ә шушы ук ракеталар тиз арада инде һөҗүм итүче ракеталар итеп үзгәртелергә мөмкин. Чынбарлыкмы? Чынбарлык!» — диде ул. Дмитрий Песков, дөнья сәхнәсендә НАТОның роле нидән гыйбарәт, дигән сорауга да җавап белдергән. «Европадагы нинди дә булса проблемалар безнең өчен төп чакырулар булып торамы? Терроризм түгелмени? Ә терроризм куркынычының бүген дә актуальлеге кимемәде, — дип ассызыклады ул. — Әйтик, мисал өчен, Һиндстаннан башка терроризм проблемасын хәл итеп буламы? Ә бит Һиндстанның да, Россиянең дә НАТОга бернинди катнашы юк. Шулай булгач, НАТОның роле нинди соң? НАТОның тынычлык урнаштыруы кайда?». Дмитрий Песков альянсны хәрби оешма дип атады, ул «барыннан да элек, безгә каршы юнәлгән». Искәртеп үтәбез, Иминлек буенча Мюнхен конференциясе 18-20 февральдә узачак һәм ике ел эчендә беренче тапкыр күзгә-күз форматында уза. Россия Президенты Владимир Путин анда катнашмаячак. Элегрәк Австрия Тышкы эшләр министрлыгының элеккеге башлыгы Карин Кнайсль Россия Президентының 2007 елда Мюнхенда ясаган чыгышының дөреслеген таныды. Ул чакта Владимир Путин Кушма Штатларның тышкы сәясәтен тәнкыйтьләде, НАТОның киңәюенә каршы чыкты һәм яңа салкын сугыш янавы турында белдергән иде.