Ильмир Исхаков Чаллы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары вазифасыннан китте
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Ильмир Исхаков, яшәү урынын алыштыру сәбәпле, үз вазифасыннан китте. Автокала мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә, Исхаковка Мактау грамотасы тапшырып, шул хакта хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, Исхаков Чаллы Башкарма комитетында алты ел эшләгән. Шушы вакыт эчендә ул үзен җаваплы һәм актив хезмәткәр буларак күрсәткән, эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
«Бу елларда күп кенә мөһим объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, мәдәният йортлары төзелде. Социаль әһәмияткә ия күп кенә объектларга капиталь ремонт ясалды. Тормыш тормыш инде ул. Кешенең яшәү урынын алыштырырга хакы бар. Аллага шөкер, ул һөнәрен алыштырмый. Төзелеш тармагында башка эшкә күчә. Без аңа уңышлар теләп калабыз», - диде Мәһдиев.
Чаллы Башкарма комитетына килгәнче Ильмир Исхаков Бөгелмә районында шундый ук вазифа башкарды. 2016 елда Чаллы шәһәре Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсен җитәкләде. 2019 елда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.