Кыргызстанда Муса Җәлилне искә алу чарасы булды
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Кыргызстанда Советлар Союзы Герое Рузи Азимов исемендәге 13нче мәктәптә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышланган ачык дәрес булды. Чара Җәлал-Абад өлкәсенең «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе ярдәме белән оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2-7 класс укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Алар җырлады, биеде, мини-спектакль әзерләгән. Чарада мәктәп җитәкчелеге, Кыргызстанның Җәлал-Абад өлкәсе Халык ассамблеясе рәисе К. А. Тилекеев булды.