Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләр реестрын төзергә тәкъдим итте
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Юстиция министрлыгы Россиядә алимент түләмәүчеләр реестрын төзергә тәкъдим итте.
«Мисал өчен, «Башкару эшчәнлеге турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты белән алимент буенча бурычлылар реестрына административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән, шулай ук эзләүдә булган кешеләр турындагы белешмәләрне кертү тәкъдим ителә», диелә РИА Новости хәбәрендә.
Моннан тыш, суд приставларына бурычлының милке турында белешмә таләп итү хокукы бирергә тәкъдим ителә.
Алимент түләмәгән өчен җаваплылык «Балаларны яисә хезмәткә яраксыз ата-аналарны карап тору өчен акча түләмәү» административ хокук бозу турындагы кодексның 5.35.1 маддәсендә каралган. Хокук бозылган очракта 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин. Кабат хокук бозу очрагында Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Максималь санкция — иректән бер елга мәхрүм итү.