Камилә Вәлиева Олипиадада допинг вазгыятен беренче тапкыр шәрехләде
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева беренче тапкыр Пекинда Олимпия уеннарында аның тирәсендәге допинг низагы вазгыятен шәрехләде. 15 яшьлек спортчы сүзләренчә, катлаулы вазгыять булу һәм эмоциональ яктан аруга карамастан, ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә өметләнә. «Бу көннәр минем өчен бик катлаулы булды. Эмоцияләр җитми инде. Мин шатланам, шул ук вакытта эмоциональ яктан ардым. Шуңа күрә күз яшьләре… Мөгаен, бәхет һәм бераз кәеф төшү бар. Шул ук вакытта мин Олимпия уеннарында булуым һәм безнең илнең данын яклавым белән бәхетле. Мин югары дәрәҗәдә әзерләнеп, үз нәтиҗәмне күрсәтергә өметләнәм», — диде Вәлиева «Беренче канал» эфирында.