Уфаның «Нур» татар дәүләт театрының Казанга гастрольләре көзгә күчерелә
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Эпидемиологик вазгыять сәбәпле, Уфаның «Нур» дәүләт татар театрының Казанга гастрольләре 24-27 февральдән көзгә күчерелә. Театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Казан тамашачылары «Нур» театры спектакльләрен ноябрьдә карый ала. «Сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Театр администрациясе уңайсызлыклар өчен гафу үтенә», — диделәр театрда. Искәртик, көзен эпидемиологик вазгыять сәбәпле, Камал театрының Уфага гастрольләре кичектерелгән иде.