Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Россия турында китап чыгарган
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген Төркиядә «Rusya’nin ruhu. Efsane ile gercek arasinda» («Россиянең рухы. Мифлар һәм чынбарлык арасында») дип аталган китап дөнья күрде. Аның авторы — Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы, төрек дипломаты Турхан Дилмач. Китапның чыгуы турында ул үзенең Instagram битендә хәбәр итә.
Турхан Дилмач 2014 елдан 2017 елга кадәр Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы булды. Бу вазифаны башкарганда ул Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге кысаларында төрле чаралар оештырды. Үзен Казан һәм республика тормышы турындагы фотокүргәзмәләр авторы буларак танытты.
Казаннан киткәч, Турхан Дилмач Төркиянең Әнкарадагы Тышкы эшләр министрлыгында эшли. 2020 елда Төркиянең Казахстандагы илчесенең беренче киңәшчесе итеп билгеләнә.