Суд Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинның апелляциясен карауны кичектерде
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Елена Саләхова). Бүген Татарстан Югары суды Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинның апелляция шикаятен карауны кичектерде. Экс-банкир хөкем карарыннан риза булмыйча, шикаять белдергән иде. Мусин судта Казанның тикшерү изоляторыннан видеоэлемтә аша катнашты. Судтагы журналистлар берничә ай тикшерү изоляторында утыруның хөкем ителүчегә тәэсире булуын билгеләде — Мусин шактый ябыккан, ә аның үзенә ышануының һәм тәвәккәллегенең эзе дә калмаган. Утырышта Мусин адвокатының өстәмә апелляция шикаяте әзерләве билгеле булды, тик зыян күрүче як вәкиле, ә нәкъ менә «Татфондбанк» гаммәви акционерлык җәмгыяте, документларны соң алган, шул сәбәпле каршы килүне вакытында әзерли һәм җибәрә алмаган. Нәтиҗәдә, Югары суд Мусинның апелляциясен карауны бер айга кичектерде. Утырыш 23 мартка билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, Татфондбанкның элеккеге башлыгына карата хөкем карары узган елның 28 сентябрендә чыгарылган иде. Вахитов районы суды Мусинны 12 елга төрмәгә озатты. Моннан тыш, суд экс-банкирны Иминият агентлыгына 23 миллиард сум акча түләргә мәҗбүр итте. Тик эш моның белән тәмамланмады, шушы көннәрдә Мусинның кабаттан эш фигуранты булуы билгеле булды. 19 миллиард сумлык зыян өчен аңа яңа гаепләү белдерелгән.