Россиядә бер атна эчендә ковидтан савыгучылар саны авыручылар саныннан артып киткән
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Соңгы җиде көндә Россиядә беренче тапкыр коронавирустан савыгучылар саны авыруны яңа йоктыру очракларыннан артып китте. Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, тәүлек эчендә 185 082 кеше тулысынча савыккан, ә Covid-19 белән авыручы яңа пациентларның саны 180 622 булган. Шулай ук хастаханәгә салуларның саны 16 февраль белән чагыштырганда (1890 кеше) 7,6 процентка кимегән. Коронавирус белән авыручыларның иң күбе - Санкт-Петербургта (16 595), Мәскәүдә (9 705) һәм Красноярск краенда (7 617) теркәлгән. Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Covid-19 вирусының башкала регионнарыннан илнең көнчыгышына таба таралуын белдергән иде. Шулай ук ул узган атнада илнең 10 төбәгендә авыручылар санының кимүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта дөньяда коронавирус йоктыруның иң күп очрагы Б.1.1.529 штаммы белән бәйле. Әлеге төр башкаларыннан югары йогышлылыгы белән аерылып тора. Экспертлар коронавирусның бу мутациясен йоктыручылар инфекцияне башкаларга берничә сәгатьтән соң ук тарата башлый дип белдерә.