Катар журналында Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Катарда «Адьян» фәнни журналының соңгы санында (гыйнвар, 2022 ел) Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Адьян» журналы Катарда чыга. Аны елына ике тапкыр гарәп һәм инглиз телләрендә Доха шәһәре (DICID) халыкара динара диалог үзәге нәшер итә. Фәнни басманың баш мөхәррире — DICID Директорлар советы башлыгы доктор Ибраһим Салих ан-Нуэйми.