Саба районында бер айда утыз калфак теккәннәр
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Саба районы Юлбат авылы «Ак калфак» берләшмәсенә йөрүче ханымнар гореф –гадәтләрне, йолаларны саклап, татар хатын-кызларының иң танылган баш киеме — калфаклар эшләде. Калфак ясау серләренә Гөлниса апа Төхвәтуллина өйрәтте. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ләйсән Билалова татар хатын — кызларының баш киемнәре, калфакларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Бер айда 30 калфак ясаганнар. Калфаклар әдәби мирасны саклап, киләчәк буынга — «Ромашка» балалар бакчасына һәм Юлбат төп мәктәбенә бүләк ителде.