Миңнеханов: Сыекландырылган газ җитештерүче ике завод, җиде КриоАЗС ачарга җыенабыз
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда 2022 елда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча беренче заводлар һәм шундый газ белән йөри торган машиналар өчен автозаправка станцияләре барлыкка киләчәк. Бу инфраструктура транспортны экологик чиста ягулыкка күчерүгә яңа этәргеч бирәчәк.
«Бүген кысылган газ өчен генә түгел, сыекландырылган газ өчен дә инфраструктура булдыру буенча зур эш алып барыла. Без быел сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча ике завод һәм җиде кысылган газ станциясе эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында.
«Без федераль хезмәттәшләребезгә дә мөрәҗәгать итәбез: кысылган һәм сыекландырылган газ буенча ярдәм итү чаралары бертөрле булырга тиеш. Мин бу предприятиеләрнең — сыекландырылган газ җитештерү заводларының барлыкка килүе авыл хуҗалыгы, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы транспортын сыекландырылган табигый газга күчерүгә этәргеч бирергә тиеш, дип өметләнәм», — диде ул.
Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың автомобиль производстволары автомобиль техникасын сыекландырылган табигый газга көйләүгә әзер, ә кулланучы өчен бу ягулык төре отышлы булачак, әмма шуның белән бергә федераль ярдәм чаралары да кирәк. «Ярдәм чараларыннан башка бу тема без теләгәнчә тиз хәл ителмәячәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, сыекландырылган табигый газ җитештерү заводлары Биектау һәм Теләче районнарында урнашачак.