Буа мәдрәсәсендә «Ислам белгече бәйгесе» җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында «Ислам белгече бәйгесе» уздырылды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелде. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы беренче, икенче һәм өченче курс шәкертләре дүрт командага бүленеп жюри каршында сынау тотты. Бәйгенең төп максаты шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм сөйләм теле осталыкларын арттыру иде. Бәйге команданы тәкъдим итү, рәсем буенча гарәпчә хикәя төзү, тәҗвид кагыйдәләрен табып язу, крассворд чишү, бирелгән хәдисне дәвам итү, блиц сорауларга җавап бирү номинацияләрендә үткәрелде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәде, барлык сорауга да тулы һәм төгәл җавап бирергә тырыштылар, һәр команда үзенә күрә үзенчәлекле иде. Ахырда жюри әгъзаларына сүз бирелде, алар шәкертләрнең белем дәрәҗәсен уңай яктан бәяләде. Бәйге ахырында шәкертләргә истәлекле бүләкләр таратылды. Шулай итеп, 1 урынга 3курс студентлары - «Әлиф» командасы, 2 урынга 2 курс студентлары - «Ихсан» командасы лаек булды, өченче урында - 1 курс студентлары, 4 урында - «Тәүхид» командасы. «Шәкертләргә мондый күркәм бәйге оештырган мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәновка, мәдрәсә завучы Радия Хәлирахман кызына һәм мәдрәсә остазларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын иде», диелгән хәбәрдә.