Казан янындагы М 7 трассасында берьюлы ике юл һәлакәте булган
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика аша узучы М 7 трассасының Питрәч районы өлешендә кыска гына вакытта бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләгәнчә, ким дигәндә ике йөк машинасы, Haval автомобиле һәм Ford җиңел машинасы бәрелешкән.
Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әлегә бер зыян күрүче турында хәбәр итә. Ул – 70-80 яшьләрендәге ир-ат.