Рөстәм Миңнеханов «Дуслык кубогы» турнирында катнашучы дин әһелләрен бүләкләде
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дуслык кубогы» хоккей турниры матчында булды. Әлеге ярышлар төрле конфессия вәкилләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. «Дуслык кубогы»нда кызыклы уен. Дәрәҗәсе — Олимпиянеке кебек. Әмма иң мөһиме — дуслык. Турнирда православие динендәгелә һәм мөселманнар катнаша, быел аңа хәрби хезмәткәрләрнең командалары да кушылды. Бу турнирны традицион рәвештә уздырачакбыз», — дип билгеләп үтте Миңнеханов. Турнирда катнашучыларга ул яхшы һәм матур уен теләде һәм турнирны ачу тантанасында катнашучы уенчыларны бүләкләде. Алар составында руханилар, храмнарга актив йөрүчеләр һәм имамнар уйный. Спортчыларны һәм җанатарларны шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да сәламләде. «Дуслык Кубогы» турниры Татарстанда икенче тапкыр үткәрелә. Ул ел саен узачак. Ярышлар башланыр алдыннан быел Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укылды, ә Казанның Изге Ана иконасы соборында дога кылынды.