Кукмараның Сәрдекбаш авылында заманча хоккей мәйданчыгы куллануга тапшырылды
(Кукмара, 20 февраль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Хоккей мәйданчыклары ачылу районда матур традициягә әверелде. Кукмара районының Сәрдекбаш авылында заманча спорт корылмасы куллануга тапшырылды, шулай ук бу көнне анда мәгариф ветераны Мөзәкир Нәбиев истәлегенә хоккей турниры үткәрелде.
Җирле халыкның шатлыгын уртаклашырга һәм командаларны сәламләргә район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар килгән иде.
Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев исә чакыруны кабул итеп килгән командаларга, яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырган район, республика җитәкчелегенә һәм мәйданчык төзелешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, үткән ел җирлек дүрт грант откан, шуның өчесенә Уразай авылында 980 метр юлга асфальт түшәлгән һәм Сәрдекбашта әлеге хоккей мәйданчыгы төзелгән.
Авылның элеккеге хоккей тартмасы агачтан эшләнгән, мәйданы да кечкенә булган. Ә яңасы пластик бортлы, стандартларга туры китереп, егерме алтыга илле алты метрлы итеп ясалган. Балалар бакчасы мәктәпкә кушылганнан соң бушап калган бина да эшкә яраган: аның бер өлешен спортчыларга киенү-чишенү бүлмәсе итеп үзгәртеп җиһазландырганнар.
«Әти исән-сау вакытта без аның хөрмәтенә теннис ярышлары үткәрә башлаган идек. Бертуган Фидәил абыебызның вафатыннан соң, теннис ярышын аның истәлегенә уздырырга уйладык. Ә әти истәлегенә хоккей турниры булсын дип сайладык. Шуннан соң ул матур традициягә әверелде, быел унберенче тапкыр оештырылды», — дип искә алды Сәрдекбаш мәктәбе директоры Фәнис Нәбиев.
Турнирга Сәрдекбаш, Вахит, Олыяз, Нырья, Купка, Аш-Буҗи, Чишмәбаш һәм Саба районының Эзмә авылы командалары килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча Сәрдекбаш — беренче, Эзмә — икенче, Купка командасы өченче урынны яулады.