Самара, Пенза, Татарстан, Чувашия татар хатын-кызлары Димитровградта форумга җыелган
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә татар хатын-кызларының өченче төбәкара форумына Самара, Пенза өлкәләреннән, Татарстан һәм Чувашия республикаларыннан кунаклар килгән. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бу ханымнар өлкәнең дистәләгән шәһәр, авылларында яшәп, һөнәрләре һәм яшьләре төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштерә. Аларның телләре һәм диннәре бер, тарихлары һәм мәдәнияте уртак. Димитровград шәһәрендә узган быелгы җыенны төбәкнең татар автономиясе белән өлкә диния назарәте оештырган.