Март аенда Россиянең өч шәһәрендә Рудольф Нуриевка багышланган чаралар узачак
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). 10 марттан 27 мартка кадәр Мәскәү, Уфа һәм Казанда балет артисты һәм хореограф Рудольф Нуриевка багышланган «Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни чаралар узачак. Чаралар артистның тормыш тарихын искә төшерәчәк һәм аның безнең өчен билгесез булган битләрен ачачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. «Нуриев сезоннары» проекты 2018 елда — Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулу уңаеннан барлыкка килде. Чараларны уздыру быел Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрендә планлаштырыла. Рудольф Нуриевнең Россиядәге тормышы бу шәһәрләр белән тыгыз бәйләнгән. Сугыштан соңгы елларда ул гаиләсе белән бераз Мәскәүдә яши һәм Зур театрда узган конкурста балет артисты буларак беренче бүләген ала. Туган шәһәре Уфада аның балачагы һәм яшьлеге үтә. Биредә аның бию турындагы хыялы туа һәм ул балет артисты булып җитлегә. Казанда Рудольф Нуриев дирижер буларак чыгыш ясый. Аның әнисе дә Татарстаннан. Проектта Нуриев турындагы иң яхшы документаль һәм нәфис фильмнар коллекциясе күрсәтеләчәк. Кайбер фильмнарда ул шәхсән үзе катнаша. Шулай ук артистның моңа кадәр Россиядә билгеле булмаган рәсемнәреннән эксклюзив фотоэкспозиция тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Европадан килгән кунаклар — Нуриевның элеккеге коллегалары һәм дуслары белән очрашулар булачак.