«Зәкят» хәйрия фонды Донбасстан күченеп килүчеләргә гуманитар ярдәм җыя
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды Россиягә күчеп килергә мәҗбүр булган Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы кешеләренә гуманитар ярдәм күрсәтәчәк. Аларга азык-төлек җыелмалары һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр тапшырылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Фонд барлык битараф булмаган кешеләрне ярдәм күрсәтү эшенә кушылырга чакыра һәм акча җыюны игълан итә.