Тышкы эшләр министрлыгында Донбасстагы операцияне глобаль сугышны кисәтү дип атадылар
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова фикеренчә, Донбасстагы хәрби операция — глобаль сугышка китерергә мөмкин булган вакыйгаларны кисәтү. Донбасс территориясендәге махсус хәрби операция ул — сугыш башлану түгел, ә глобаль сугышны булдырмый калу омтылышы гына. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әйтте, дип хәбәр итә «Интерфакс». «Бу сугыш башлану түгел, бу — беренчедән. Бу бик мөһим. Безнең омтылыш — глобаль сугышка китерергә мөмкин булган вакыйгаларны кисәтү. Һәм, икенчедән, бу — сугышның тәмамлануы. Ә кем белми, сугыш сигез ел барды. Канкойгыч, гражданнар арасында югалтулар белән», — дип, вакыйгага карата үз фикерен белдерде Захарова.