Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Шәриф Камал премиясенә Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды

0

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә быел Айзилә Абдрахимова һәм Лилия Муллагалиева лаек булды. Күренекле язучы Шәриф Камал исемен йөрткән премия «Чәчмә әсәр» һәм «Тәрҗемә» номинацияләре буенча Татар китабы йортында тапшырылды. Җиңүчеләргә премияләрне ТР Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина һәм халык шагыйре Разил Вәлиев тапшырды. Айзилә Абдрахимовага премия «Чәчмә» әсәр номинациясендә бирелде, Лилия Муллагалиева Шәриф Камал хикәясен инглиз теленә тәрҗемә иткән иде. «Чәчмә әсәр» номинациясендә Айзилә Галиева, «Тәрҗемә» номинациясе буенча Илаида Ашит кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Оештыручылар әйтүенчә, кабул ителгән эшләр арасында хикәяләр өстенлек иткән. «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә рус, төрек, инглиз, алман, гарәп, белорус, украин, япон, испан, корея, япон теленнән тәрҗемә эшләре килгән. Җиңүчеләрне, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыккан Луиза Янсуар, жюри әгъзасы булган халык шагыйре Разил Вәлиев һәм Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин котлады. «Шәхескә багышланган әдәби конкурслар аерым бер шәхеснең иҗатын популярлаштыру гына түгел, татар әдәбиятын популярлаштыру, аны баету, яшьләргә илһам һәм дәрт бирү», — диде Гүзәл Сәгыйтова. «Бу конкурсның яшьләрнеке булуы сөенеч. Миңа бу яшьләрнең туган телгә мөнәсәбәтен күрү сөенечле булды. Билгеле, бөтен әсәрләр дә камил була алмый, ләкин алар туган телнең нечкәлекләрен ачарга омтылалар», — диде Разил Вәлиев. Ул уртак кимчелек итеп яшь иҗатчының сюжет төзи белмәвен, аның тәҗрибә белән килүен әйтте. Разил Вәлиев яшьләрне ихлас булырга чакырды һәм үҗәтлек кирәклеген ассызыклады. «Без бу бәйгедә катнашучыларның әсәрләрен бәяләгәндә дә Шәриф Камалның киң колачлы иҗатын күз уңында тоттык. Ул кешеләргә булган позициясен бик анык белдергән шәхес», — диде Луиза Янсуар. Ул бәйге катнашучыларына Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән теләкләрен җиткерде: «Иҗатта син һәрвакыт кечкенә генә сукмактан башлыйсың, ләкин телисеңме-теләмисеңме — зур магистральгә чыгарга туры килә. Сезне магистральләр көтсен!», — диде. Соңыннан Шәриф Камал музее-Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин җиңүчеләрне Шәриф Камалның эш өстәле торган бүлмәсенә чакырды.





Губернаторы России
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов





Москва

Снег повалил допетровскую иву в «Аптекарском огороде» в Москве


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о сбитом на подлете к Москве беспилотнике



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Nirvana

Умер продюсер альбомов Nirvana, Pixies и PJ Harvey Стив Альбини




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Федерация бокса России почтила память героев в День Победы в Чехове

Футбольный турнир «Вызов» для студентов станет частью праздничных мероприятий ко Дню Победы

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями


Энди Роддик

Энди Роддик: «У меня было несколько типов рака кожи с тех пор, как я завершил карьеру»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Песков рассказал, как аномальная погода повлияла на парад Победы в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России