Матвиенко Украинада хәрби операциягә каршы булганнарны тәнкыйтьләде
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия парламенты спикеры Валентина Матвиенко Украинадагы хәрби операциягә каршы кешеләр шушы минуттагы проблемалар турында уйлый дип белдерде.
Украинаны демилитарлаштыру буенча махсус операциягә каршы чыгыш ясаучы россиялеләр, аерым алганда, мәдәният эшлеклеләре, Россия иминлеге һәм илдәге тыныч тормыш турында түгел, ә бәлки үзләренең шушы минуттагы кыенлыклары һәм проблемалары турында уйлый, дип белдерде журналистларга Россиянең Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әлбәттә, үз проблемаларың булуы ихтимал, нинди дә булса авырлыклар турында уйларга мөмкин. Әмма мондый зур, дөнья аренасында шундый мөһим илнең иминлеге турында уйламау, кемдер илебезнең суверенлыгына, аның нефть һәм газ ятмаларына һәм башкаларга көннәрдән бер көнне кул сузарга маташулары — бу хакта без күп тапкыр ишеттек — турында уйламау, һәм иң мөһиме, безнең тыныч тормышыбызны бозачак вакыйгалар булу мөмкинлеге — боларга юл куярга ярамый», — диде ул, Россия җәмгыятендә операциягә каршы ишетелгәннәргә һәм, аерым алганда, кайбер мәдәният эшлеклеләренең позицияләренә бәйле сорауга җавап биреп.