Пенза өлкәсенең Татар автономиясендә Халыкара туган тел көнен бәйрәм иттеләр
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның 21 февралендә «Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясендә» Халыкара туган тел көнен билгеләп үткәннәр. Бу хакта өлкәнең Татар автономиясенә сылтама белән, Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Чарага килгән кунакларны автономия рәисе Җиһанша Туктаров сәламләде, диелә хәбәрдә. «Туган тел ул — үзаңны һәм буыннар бәйләнешен чагылдыру. Ул халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән, аның бердәмлеген тәэмин итә һәм аның оригинальлегенә нигез булып тора: ул шушы телдә аралашучылар арасында өзелмәс элемтә булдыра һәм халык өчен нигез булып хезмәт итә», — ди ул. Чарага килгән кунаклар үзләренең туган телләрендә – татар телендә шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган, шул рәвешле дөньядагы барлык телләргә, мәдәниятләргә хөрмәт күрсәткәннәр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәрберсе без сакларга тиеш булган тере мирас булып тора, диелә хәбәрдә.