Путин Донбасстагы операциянең мәҗбүри характеры турында белдерде
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Кораллы көчләре Донбасста үткәргән операция мәҗбүри чара булып тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бизнес вәкилләре белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Дәүләт башлыгы фикеренчә, Россиягә «асылда сайлау калдырылмады». Аның сүзләренә караганда, вазгыятьне җайга салу өчен Россиянең моңа кадәр ясаган омтылышлары нәтиҗәсез булган.