Россиядә бер тәүлектә хастаханәгә озатылган ковидлы пациентлар 73 процентка арткан
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган 14 937 пациент хастаханәгә озатылган. Бу моннан алдагы көнгә караганда 73 процентка артыграк. Федераль оператив штаб мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Узган тәүлектә илнең 85 төбәгендә коронавирусның 123 460 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта, әлеге инфекцияне йоктыручыларның күбесе Санкт-Петербургка (7 572), Новосибирск өлкәсенә (4 796) һәм Красноярск краена (4 759) туры килә.
Бер көн эчендә коронавирустан 787 кеше вафат булган, 167 310 пациент тулысынча терелгән.
Бүгенге көндә табибларны коронавирусның В.1.1.529 штаммы («омикрон») аеруча нык борчый. Британия профессоры Тим Спектор ковидның әлеге вариантының алты яшерен симптомын атады.
Инде 26 гыйнварга ук «омикрон», «дельта» штаммын узып китеп, Россиядә коронавирусның өстенлек итүче вариантына әверелде. Бүгенге көндә ул илнең барлык төбәкләрендә ачыкланган.
«Инвитро-Сибирь» ҖЧҖ клиник-диагностика лабораториясенең йогышлы авырулар табибы, халыкның 80 проценттан артыгында коронавируска иммунитет булган очракта, төбәкләр һәм зур шәһәрләр ковидка бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгара ала дип белдергән иде.