Россиянең Фән һәм югары белем, Мәгариф министрлыклары кайнар элемтә ачты
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Фән һәм югары белем, Мәгариф министрлыклары психологик ярдәм күрсәтү өчен кайнар элемтә ачты. Белгечләргә студентлар да, балалар һәм олылар да, шул исәптән Россиягә Донецк һәм Луганск Халык республикаларыннан килүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Министрлыкларның Telegram-каналларында шундый мәгълүмат урнаштырылган. «Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан студент яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә оештырылды. Психологлар ярдәме студентларга, шул исәптән чит ил гражданнарына, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык республикаларыннан килүчеләргә күрсәтелә», - диелә хәбәрдә. Психологик ярдәмне 8-800-222-55-71 номеры буенча алырга мөмкин. Фән һәм югары белем министрлыгының кайнар элемтә телефоннары: 8-495-624-60-01 – балалар ышаныч телефоны, 8-800-600-31-14 – ата-аналар өчен консультацияләр. Икенче ведомствоның кайнар элемтә телефоны Мәскәү дәүләт психология-педагогика университетының ресурс үзәге базасында эшли.