Профессор: 8 мартка кадәр Казанда һава температурасы 4-5 градуска нормадан югары була
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Якындагы декадада һәм 8 мартка кадәр Казанда уртача һава температурасы климатик нормадан 4-5 градуска югары булачак.
«Безгә көньяк агымнар килә. Хәзер без себер антициклонының көнбатыш перифериясендә. Шуңа күрә бездә кояш карый. Бу атнада явым-төшем ихтималы аз. Бу февраль түгел, ә марттагы һава торышы», — диде Казан университетының профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.
Күпьеллык климатик мәгълүматлар буенча, хәзер шәһәрдә уртача температура -8,5 градус булырга тиеш. Әмма февральдә һава температурасы климатик нормадан югары һәм якынча 5-6 градус салкын иде, ә норма 10 градус тәшкил итә.
Төбәккә Төньяк Атлантика йогынты ясады. 20 февральдә Казанда уртача температура нульдән югары иде, диде профессор.