Миңнеханов Чаллыда яшәүчеләргә орден, медаль һәм мактаулы исемнәр тапшырды
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы советы утырышында катнашты һәм автошәһәрдә яшәүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды. «Россиянең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеменә «КАМАЗ» ГАҖ запас частьләр һәм компонентлар заводының ремонтлау-механика цехының 6 разрядлы слесарь-ремонтчысы Фәнис Зиннәтуллин лаек булды. Бу хакта шәһәрнең рәсми сайтында хәбәр ителә. Шулай ук республика җитәкчесе «АСТЕЙС» директорының җитештерү буенча урынбасары Олег Сыриковка «Татарстанның атказанган машина төзүчесе», «Чаллы» клиника-шифаханәсенең генераль директоры — баш табибы Юлия Фәйзовага «Татарстанның атказанган табибы», «Нур» үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Рәзилә Кузнецовага «Татарстанның атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде. «Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге советы рәисе Юрий Петрушинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар» өчен орден тапшырылды. Биш бала әнисе Нина Медведева «Ана даны» медаленә лаек булды.