Татарстан сәламәтлек саклау системасы мәҗбүри күчеп килүчеләрне каршы алырга әзер
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Сәламәтлек саклау системасы Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күчеп килүчеләрне кабул итәргә әзер. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Татарстан, сәламәтлек саклау системасы күзлегеннән чыгып караганда, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күчеп килүчеләрне кабул итәргә әзер. Әлегә аларның кайчан киләчәге хакында мәгълүмат юк. Бу пациентларга медицина хезмәте күрсәтү буенча барлык мәсьәләләр җентекләп тикшерелгән», - дип искәртте спикер.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы пациентка ашыгыч ярдәм паспорт һәм полистан башка гына күрсәтелә. Миграция хезмәте һәм иминият компанияләре исә мәҗбүри күчеп килүчеләргә планлы ярдәм күрсәтергә булышачак, алар тиз арада полис бирергә әзер.
«Экспресс-тест качаклар килгән көнне мәҗбүри рәвештә оештырылачак, табиблар моңа әзер. Вакытлыча урнаштыру пунктларын тикшереп чыктык – алар барлыгы алты һәм барысы да (үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, канализация, җылылык) әзер. Шулай ук лаборатор тикшерүләр дә (микроклимат, су һ.б.) үткәрдек. Стационар ризык әзерләү блокларының барлык хезмәткәрләре вируслы эчәк инфекцияләренә тикшерелгән», - дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Мәҗбүри күченүчеләр килер алдыннан шифаханәләрдә дә хезмәткәрләр арасында экспресс-тест үткәреләчәк.