Габделганиев: Эшмәкәрләр интернет-сәүдәдә зур уңышлар күрсәтә башлады
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Александр Хевронин). 2021 елда маркетиплейсларда сату итүче Татарстан эшмәкәрләренең саны җиде мәртәбә артты.
«Татарстанда эшмәкәрләр зур уңышлар күрсәтә башлады. Маркетиплейсларда Татарстан сатучылары саны җиде мәртәбә күбәйде һәм 23 мең кешедән артты. Экспертлар әйтүенчә, тагын ким дигәндә 30-40 мең эшмәкәр һәм үзмәшгуль хәзер үк маркетплейсларда уңышлы сәүдә итә алыр иде», — диде Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Фәрит Габделганиев искә төшергәнчә, 2020 ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләренең электрон сәүдә базарына күпләп чыгуларын тәэмин итү бурычын куйды. Бу электрон кече һәм урта бизнес вәкилләренең сәүдә мәйданчыкларында эшне оештыру катлаулы булу турындагы шикаятьләреннән соң булды.
Бу модуль интернет-сәүдә юнәлешен алга таба үстерү өчен үткәрелә, чөнки узган ел мондый курс үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде, диде Татарстан бизнес-омбудсмены.