Европа советында әгъзалыкны туктату Россиягә үлем җәзасын кире кайтаруны мөмкин итә
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Европа Советында һәм Европа советының парламент ассоциациясендә әгъзалыкны туктату Россиягә илдә үлем җәзасы кебек чараны торгызырга «яхшы мөмкинлек» бирә. Бу хакта РФ Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә әйтте. Россия әгъзалыгы туктатылган институцияләрне элеккеге президент һәм экс-премьер «мәгънәсез хәйриячелек» дип атады. Ул булган хәлнең «ишекне ябып куярга һәм онытырга» яхшы сәбәп булуына ышана. «Өстәвенә, бу илдә аеруча авыр җинаятьләрне булдырмау өчен кайбер мөһим институтларны торгызуга яхшы мөмкинлек тә. Мисал өчен, иң куркыныч җинаятьчеләр өчен — үлем җәзасы. Сүз уңаеннан, ул АКШ һәм Кытайда актив кулланыла», — дип уртаклашты Медведев вазгыятьне үз күзаллавы белән.