Татарстанда илкүләм проектлар буенча 105 объект төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җиде илкүләм проект кысаларында 12 федераль проект кысаларында 105 төрле объект төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк яки ремонтланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Киңәшмә барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты үз эченә 37 объектны ала. Агымдагы елда иҗтимагый инфраструктураның 33 объекты төзекләндерелергә тиеш. Аларның 27се «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына кертелгән. Тагын алты иҗтимагый киңлек Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр булып тора, диде докладчы. Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү планлаштырыла. Эшләр «Чиста су» федераль проектында каралган. «Экология» илкүләм проекты «Иделне савыктыру» федераль проектын үз эченә ала. Моннан тыш, «Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре дәвам итә. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзергә җыеналар. Ә «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча Апас һәм Баулы мәктәпләрендә ике спорт залына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Үз чиратында, «Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзеләчәк. Тагын ун объект, Түбән Камада Яшь тамашачы театрын да кертеп, Татарстанда «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында төзеләчәк, реконструкцияләнәчәк һәм капиталь ремонтланачак. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла, дип өстәде төзелеш министры. Моннан тыш, республика территориясендә биш дәүләт программасы буенча 102 объектта эшләр узачак. Дәүләт программасының иң киң күләмлесе — «Мәгарифне үстерү». Аның буенча 66 мәктәптә капиталь ремонт узачак. Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итәчәк, бу «Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы белән каралган. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү чаралары исемлегенә 16 объект буенча эшләр кертелгән, дип ачыклык кертте Айзатуллин.