Нократ Аланында татар мәдәнияте форумы узды
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). 20 февральдә Нократ Аланы шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган «Киләчәккә караш» бишенче ачык форум булды. Нократ Аланы телевидениесенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты язганча, әлеге чара кысаларында шәһәрнең «Победа» мәдәният йортында түгәрәк өстәл һәм «Ханым бикә» дип аталган гүзәллек конкурсы да оештырылган.