Алабуга районында Кама аша боз кичүе кабат ачылды
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Покровское авылыннан Кызыл Чишмә бистәсенә Кама аша боз кичүе иртәнге җидедән янә эшли башлады.
Елга аша салынган кышкы юл тәүлек буе ачык. Аннан 3,5 тоннадан да авыррак булмаган транспорт уза ала, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы республиканың Алабуга районындагы Кама аша боз кичүенең вакытлыча ябылуын хәбәр иткән иде.