QR-кодлар гамәлдән чыгарылганга, Югары суд Madame Pavlova кафесын штрафка тартмаган
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Югары суды Madame Pavlova кафесын штрафка тартмаган. Аның хуҗасы Раилә Шәйхиева район суды карарына шикаять биргән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Аңлатуларынча, мондый карар Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару сәбәпле кабул ителгән. «Татарстан Югары суды район суды карары гамәлдән чыгарылды. Шәйхиева эше буенча гамәлләр туктатылды. Мондый карарны кабул итү өчен кафе хуҗасының гаебе булмау түгел, ә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан коронавирус аркасында элек кертелгән чикләү чараларын йомшарту, аерым алганда, QR-кодларның мәҗбүри булуын бетерү нигез булды», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. Исегезгә төшерәбез, Madame Pavlova исемле Казан кафесы хуҗасы Раилә Шәйхиева QR-кодларга бойкот игълан иткән иде. Аларның бинасына вакцинация турында сертификат күрсәтмичә генә килергә була иде. Шуннан соң кафега тикшерү белән полиция хезмәткәрләре килде. Хуҗага карата «гадәттән тыш хәл вакытында яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» маддәсе буенча ике административ эш кузгатылды.