Казанда «Гаилә» мәчете мәдрәсәсе төзелешенә ярдәм җыялар
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчете каршындагы мәдрәсә төзелешенә ярдәм итәргә чакырды. «Гаилә» мәчете каршындагы мәдрәсә төзелешенә ярдәм итәргә чакырабыз», — дип язган ул үзенең Инстаграмдагы аккаунтында. Мәчеткә ярдәм итү өчен реквизитлар Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның Инстаграм аккаунтында күрсәтелгән.