Meta компаниясенә карата санкция кертелсә дә, ул WhatsApp мессенджерына кагылмаячак
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Meta компаниясенә карата санкцияләр WhatsApp мессенджерына кагылмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Чыганак билгеләп үткәнчә, әлеге мессенджерда мәгълүмат урнаштырылмый, шунлыктан аны сүндерерләр дигән куркыныч юк. «Санкцияләр WhatsApp мессенджерына кагылмаячак. Чөнки ул мәгълүмат урнаштыру урыны түгел, ә аралашу чарасы», - диде ул. РФ Генераль прокуратурасы элегрәк Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роскомнадзор) Instagram һәм Facebook социаль челтәрләренә керүне чикләү турында таләп юллаган иде. Россия Украинада үткәрә торган махсус операция фонында Instagram социаль челтәрендә рус халкына карата көч куллану һәм массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуга чакырып хәбәр таратырга керештеләр.