Facebook, Instagram соцчелтәрләрен файдаланучылар экстремистлар рәтенә кертелмәячәк
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрендәге аккаунт хуҗалары, Россиядә Meta компаниясен экстремистик оешма дип тапкан очракта, экстремистлар рәтенә кертелмәячәк. Бу хакта «Подъем» басмасы Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишаска сылтама белән хәбәр итә.
«Юк, экстремистлар дип исәпләнмәячәк», - диде ул.
Генераль прокуратура элегрәк Meta Platforms Inc. компаниясен экстремистик оешма дип тану һәм Россия территориясендә аның эшчәнлеген тыюны таләп иткән иде.
Әлеге карар компаниянең үз социаль челтәрләрендә «РФ гражданнарына карата нәфрәт һәм дошманлык уятуга» юнәлдерелгән гамәлләр кылуга рөхсәт итүе белән бәйле. Шул сәбәпле, Генераль прокуратура Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән (Роскомнадзор) Instagram социаль челтәренә керүне дә чикләвен таләп итте.